Татарстанда югары маржиналь культуралар үстерүгә басым ясалачак - Марат Әхмәтов

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстанга югары нәтиҗәлелеккә ия культуралар кирәк – бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистларга Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган ТР Куркынычсызлык Советы утырышы алдыннан шулай дип белдерде.

Министр әйтүенчә, соңгы еллардагы һава торышы шартларын исәпкә алып, җир эшенә, игенчелеккә, югары маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирелә. Марат Әхмәтов, беренче чиратта, орлыкка кукуруз үстерүгә игътибар биреләчәген әйтте, моның өчен хәзер безнең климат шартлары туры килә. “Иң коры елларда да кукурузның уңышы, ким дигәндә, гектарыннан 50 центнер була. Октябрь башында уңыш җыеп алу өчен, махсус кырлар, орлыклар, иртә чәчү кирәк. Бездә сортлар һәм технологияләр бар. Без моңа бик озак килдек”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр, шулай ук, шикәр чөгендере буенча актив эш башлануын билгеләп узды. Аны җитештерүне 3 млн тоннага кадәр җиткерергә дигән максат бар. Моннан тыш, рапс, көнбагыш үстерү буенча җитди эш бара. “Әлеге авыл хуҗалыгы культуралары аша керем алып, без техниканы модернизацияләүгә ирешә алачакбыз. Безгә 100 гектарга 200 ат көче егәрлеге энергия белән кораллану зарур. Без әлегә бик үк көчле түгел, егәрлек - 100 гектарга 154 ат көче генә. Мондый егәрлек белән бөтен эшне вакытында эшләп җиткерә алмыйбыз, шуңа күрә югары маржиналь культуралар кирәк”, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, Татарстан ит, сөт, икмәк, яшелчәләр, бәрәңге белән тулысынча тәэмин ителсә дә, сөрүлек мөмкинлекләре җитәрлек файдаланылмый. Шуңа күрә сөрүлек җирләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга йөз тотылачак. Яңа юнәлешләр икътисадны көчәйтергә, сөрүлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ди ул.

Авыл хуҗалыгы техникасының тузуын исәпкә алып, аны яңартуга ихтыяҗ проблемасын да билгеләп үтте. Былтыр бу максатларга 8 млрд сумга якын акча тотылган. Марат Әхмәтов техниканы яңарту өчен ел саен 20 млрд сумлап акча кирәк булуын әйтте. “Кызганычка каршы, үзебезнең илнең машина төзүчеләре дә быелдан авыл хуҗалыгы техникасына бәяләрне күпкә арттырды. Беларусь техникасы да 30-40 процентка кыйбатланды. Шуңа күрә быел техниканы яңарту буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мөмкинлекләре кимиячәк. Безнең принцип – авыл җирлегендә ресурслар һәм кеше капиталын мөмкин кадәр күбрәк куллану”, - дип билгеләп узды республиканың аграр тармак башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International