Казан Кремлендә Татарстан Президенты рәислегендә азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча ТР Куркынычсызлык Советы утырышы узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына ТР Куркынычсызлык Советы утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, федераль структураларның территориаль органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов утырышны башлап, бүген азык-төлекнең стратегик әһәмияте финанс ресурслар һәм энергетик куркынычсызлык белән тәңгәл булуын ассызыклады. Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү комплекслы бурыч санала. Бөтен халык өчен азык-төлекнең физик һәм икътисади үтемлелеген гарантияләүче икътисади шартлар булдыру һәм халык керемнәренең югары дәрәҗәсенә, туклану продуктларының үтемле бәясенә ирешү таләп ителә. Азык-төлекнең җитәрлек булуы һәм үтемлелеге җәмгыятьтә социаль һәм сәяси тотрыклылыкны тәэмин итә, икътисади үсеш өчен шартлар тудыра.

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында 2020 нче елга эчке базарны тулысынча үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән тәэмин итү бурычын куйганын искәртте. “Бу нисбәттән үзебездә авыл хуҗалыгы җитештерү, саклау һәм эшкәртүнең яңа буын технологияләрен, шулай ук чәчүлек, нәселле терлек фондын булдыру ихтыяҗына игътибар юнәлдерелә”, - дип белдерде Р. Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, азык-төлек белән тәэминат бурычы бер төбәк дәрәҗәсендә генә хәл ителә алмый, ул гомумдәүләт бурычы булып тора. Шулай да, республикада азык җитештерүне арттыру, халыкның сыйфатлы ризык белән туклануы, бу өлкәдә нәтиҗәле идарә оештыру төп эш юнәлешләренә әйләнергә тиеш.

“Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе производстволарын үстерүгә йөз тоткан чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Моның уңай нәтиҗәләрен дә күрәбез – узган ел нәтиҗәләре буенча, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе 214 млрд сум тәшкил итте, республиканың тулаем төбәк продукциясе күләмендә аның өлеше 7,8 проценттан гыйбарәт. Агросәнәгать комплексына барлык чыганаклардан инвестицияләр күләме артты”, - дип, Президент Татарстанның Россиядә сөт җитештерү буенча беренче, бәрәңге уңышы буенча икенче, терлек һәм кош ите буенча дүртенче булуын, ашлык җитештерү буенча беренче унлыкка керүен шәрехләде. Рөстәм Миңнеханов катлаулы 90 нчы елларда да авыл хуҗалыгын саклап калуга ирешелгәнен билгеләп үтеп: “Ул вакытта республика җитәкчелеге тарафыннан дөрес карарлар кабул ителүенә инандык. Бүген дә авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәлелеген арттыруга корылган чаралар дәвам иттерелә”, - диде ул һәм, авырлыкларга карамастан, барлык республикакүләм программаларның сакланып калуын ассызыклады.

“Татарстан Республикасында РФ азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасында расланган азык-төлек бәйсезлеге күрсәткечләренә ирешелгән”, - дип нәтиҗә чыгарды республика башлыгы, шулай да, искәрмәләр булуын да әйтте. Азык-төлек белән тәэминатның күп кенә күрсәткечләре буенча эчке мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү һәм экспорт потенциалын арттыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек, мәсәлән, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүне арттыру зарур, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, яшелчә җитештерү буенча норматив 90 процент булса, бездә ул әлегә 83 процент, җиләк-җимешнең нормативы 70 проценттан түбән булмаска тиеш, хәзергә ул 21 процент кына. Балык һәм балык продукцияләре нормативы 80 процент, бүгенге көндә ул - 7,2 процент.

Алга таба Президент агросәнәгать секторында импортны алмаштыру мәсьәләләренә тукталды.

Утырышта ТР азык-төлек ягыннан җитешлеген тәэмин итү һәм агросәнәгать комплексы үсеше турында доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. РФ азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычларны хәл итү мәсьәләсендә закон чыгару хакимиятенең федераль органнары эше турында РФ ФҖ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР азык-төлек продукциясенең сыйфатын тәэмин итү турында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, шулай ук төрле продукция җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International