Новосибирск өлкәсенә Татарстаннан аксымлы азык катнашмасы тутырылган бер вагон җибәрелә

2016 елның 22 марты, сишәмбе

ТРның Буа районы «Тагро» ҖЧҖ ндә дәүләт инспекторлары тарафыннан аксымлы азык катнашмасы партиясен каралган. 60 тонна продукция (1 вагон) Новосибирск өлкәсе «Росагрокорм» ҖЧҖ җибәрүгә әзерләнә.

Тикшерү вакытында продукция үрнәкләре Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә карантин объектлары булу-булмауга тикшерүгә җибәрелгән.
“Экспертиза нәтиҗәләре буенча орлык үрнәкләрендә чүп үләннәре, карантинлы зыянлы организмнар табылмаган”, - дип хәбәр иттеләр Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсендә.

Лаборатория белгечләренең тикшерү нәтиҗәләре буенча карантин сертификаты тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International