Вьетнам, Индонезия һәм Перудан продуктлар кайтарырга рөхсәт ителде

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) Россиягә, шул исәптә Татарстанга, Вьетнам, Индонезия һәм Перудан продуктлар кайтарырга рөхсәт иттеләр, дип хәбәр ителә әлеге хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында.

Терлек продукциясенә вакытлыча чикләүләрне бетерү турында 17 мартта боерык бирелгән иде.

Шулай итеп, кипкән, туңдырылган балыкларны һәм диңгез продукцияләрен Россиягә кертергә рөхсәт ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International