Татарстанга Казакъстаннан башлы суган кайтарылды

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстанга Казакъстаннан башлы суган кайтарылды. 22 тонна продукция Яшел Үзәндә урнашкан “Тандер” ЯАҖ өчен кайтарылды, дип хәбәр ителә Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор)  ТР буенча идарәсе сайтында.

Тикшерү вакытында йөкнең Сарыагаш шәһәреннән кайтарылуы ачыкланган. Товар үрнәкләре Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә карантин объектлары булу-булмауга тикшерүгә җибәрелгән.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча карантин фитосанитар контроле акты бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International