Петербургта Романовлар династиясе һәм империя мөселманнары турында китап тәкъдим ителде

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

18 март көнне Санкт-Петербургта ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Санкт-Петербургның Татар дворяннар җыены карамагында “Династия Романовых и мусульмане империи” дип аталган китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Фәнни-популяр басма авторлары – әлеге Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге җитәкчесе, хәрби фәннәр кандидаты Шамил Әхмәтшин һәм Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Александр Закатов.

Аерым алганда, китапта Рамановлар йорты тарихы бәян ителә, император гаиләсенең мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтләре ачыла. XIX гасыр азагы – XX гасыр башында мөселманнарның Ватанны яклауда катнашуына аерым игътибар бирелә. Укучылар хозурына Третьяков галереясы, РФ Дәүләт архивы, Дәүләт тарих музее, Эрмитаж тупланмаларыннан һәм архивларыннан җыелган һ.б. бай иллюстрацион материаллар тәкъдим ителә.

Шамил Әхмәтшин Александр Закатов белән авторлыкта нәшер ителгән әлеге фәнни хезмәт тарихи мирасны саклауда ярдәм итәр һәм Россия файдасына төрле конфессияләр вәкилләренең хезмәт итү тарихының элек билгеле булмаган битләрен ачар дигән өмет баглады.

“Династия Романовых и мусульмане империи” китабы “Славия” нәшриятында “Дом Романовых на службе России” китаплары сериясе кысаларында дөнья күрде. Басма Россия тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган киң җәмәгатьчелеккә йөз тоткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International