ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалеры булды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы  Рафаил Хакимов II дәрәҗә Изге Станислав Император һәм Патша ордены кавалеры булды.

Орден 18 мартта Санкт-Петербургта «Династия Романовых и мусульмане империи» китабын презентацияләү чарасында тапшырылган. Орден белән бергә орден билгесен йөртергә хокук биргән  грамотаны бөек княгиня Мария Владимировна имзалаган, аларны Бөек Император канцеляриясе директоры Александр Закатов тапшырган.

Император һәм Патша ордены булган Изге Станислав ордены Ватанның тарихи хәтерен һәм традицияләрен саклау эшендәге хезмәтләр өчен бирелә.

Рафаил әфәнде Хәкимов билгеләп үткәнчә, бу орденны тапшыру Татарстан тарих фәненең Россия дәүләтчелеге тарихын яктыртуга зур өлеш керткәнен тану дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International