Татарстанда 64 кеше тарих буенча, 14е информатика, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча вакытыннан алда БДИ тапшырырга теләк белдергән.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Искәртеп үтик: Татарстан Республикасында имтихан уздыру пункты Казан каласының Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназия базасында ачылган. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән билгеле була.
Имтиханнарда сынау үткәрү пунктлары аудиторияләрендә контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре кулланыла. Бердәм дәүләт имтиханын үтә күренмәле итү максатында, сынау үткәрү пункты металл эзләгеч рама һәм видеокүзәтү чаралары белән җиһазландырылган.