Атаклы урманчылык, туфрак белгече, академик Әхмәдулла Газизуллинга - 85 яшь

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Атаклы урманчылык, туфрак белгече, Югары мәктәп фәннәре халыкара академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Әхмәдулла Һади улы Газизуллинга 85 яшь тулды.

Тумышы белән Тәкәнеш районы Түбән Арбаш авылыннан булган милләттәшебез 1955 елда Идел буе урман-техника институтын (Йошкар-Ола шәһәре) тәмамлаганнан соң, Лубян урман техникумында укыта. 1956дан Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе системасында: 1959-1962дә Кама урман сәнәгате хуҗалыгының Кама урман хуҗалыгында баш урманчы, 1965-1973тә Татарстан урман туфрагы химиясе лабораториясе мөдире. 1973тән Мари техника университетында: 1979-1987дә урман туфрагы белеме һәм туфракларны мелиорацияләү, 1997-1999да экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире. 2000 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе (2006дан ул Казан аграр университеты) урман белеме кафедрасы мөдире була. Әлеге югары уку йорты карамагында урман хуҗалыгы факультетын ачу инициаторларының берсе булганлыгы билгеле. 2002 елда урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы җитәкчесе итеп сайлана, соңыннан кафедра урманчылык һәм урман тармагы икътисады кафедрасы итеп үзгәртелә. Ул Татарстан урманнарында тоташ булмаган кисүләрнең нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча зур фәнни эш башкара. Урманнарны прогрессив тоташ кисүләрне эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча Саба урман хуҗалыгы урманчылары төркеме составында 2003 елда фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек була.

2010 елда академик Әхмәдулла әфәнде Газизуллин җитәкчелегендә Саба урман хуҗалыгының укыту-сынаулар үткәрү базасында 13 фәнни эш башкарыла, аларның 2се - Санкт-Петербургның урман-техника академиясе галимнәренеке.

Хәзерге вакытта галим җитәкчелегендә Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә in vitro фәнни лабораториясе оештырылды һәм усакларның кыйммәтле генотип токымнарының утырту материалларын клонлаштыру нигезендә тәҗрибәле урман плантацияләре булдыру эше башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International