Казанда Кырым халыклары тарихы һәм этнографиясе буенча библиографик белешмә тәкъдим ителде

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “История и этнография народов Крыма: библиография и архивы (1921-1945)” ("Антиква" нәшрияты) дип аталган ретроспектив библиографик күрсәткечне тәкъдим итү чарасы булды. Аның авторы – тарих фәннәре докторы, профессор, В.И.Вернадский исемендәге Кырым федераль университетының тарихи төбәкне һәм крайны өйрәнү кафедрасы мөдире, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Кырым фәнни үзәге хезмәткәре Андрей Непомнящий. Фәнни белешмәлек - аның Санкт-Петербург, Мәскәү, Киев, Прага, Одесса, Симферополь, Керчь, Севастополь, Ялта шәһәрләрендәге китапханәләрдә, архивларда унике еллык тикшеренүләре нәтиҗәсе, хезмәт җимеше.

Казанда Тарих институтында фәнни басманы тәкъдим итү чарасы Кырым Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты карамагында үткәрелде.

Басма исә төрле 25 белешмәлек һәм монографияләрдән торган “Биобиблиография крымоведения” китап сериясендә дөнья күргән. Әлеге күрсәткеч 10,5 мең библиографик позициядән тора һәм бу исәпкә Европа телләрендә кабатлаулар керми. Басманың уникальлеге - Кырым халыклары тарихы һәм этнографиясе буенча 1921-1945 еллардагы бөтен фәнни һәи популяр мәкаләләрнең киселеше бер китапта туплануында. Басмада, вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләрдән тыш, Кырымны өйрәнү буенча СССРда һәм аннан читтә басылган барлык материталлар да исәпкә алынган. Моннан кала, Россия, Украина, Чехия кебек илләрнең 30дан артык архивында кулъязма килеш сакланып, әле басылып чыкмаган материаллар автор тарафыннан табып, басмага кертелгән.

А.Непомнящий сүзләренчә, күрсәткеч басма РСФСР составында сугышка кадәрге чорда Кырымны крайны һәм академик өйрәнүнең комплекслы сурәтен күзаллау мөмкинлеге бирүе өстенә, Кырымны өйрәнүдә хезмәте кергән һәркемнең өлешен күзәтергә җим бирә. Басма гаять күп күләмдәге мәгълүматтан тиз арада кирәклесен табу өчен фәнни һәм ярдәмче белешмә аппарат белән тәэмин ителгән. Әлеге хезмәт исә тарихчылар, археологлар, реставраторлар, сәнгать белгечләре өчен кызыклы булачак.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге фәнни хезмәтләр глобаль белешмәләр банкын сыйфатлы, җентекләп тикшерелгән материал белән тулыландырып кына калмый, фәнни даирәдә кооперацияләштерүгә киң мөмкинлекләр дә ача. “Кырым ханлыгы һәм Кырым татарлары тарихын өйрәнү проблемасы буенча Кырымдагы коллегалар белән хезмәттәшлек итү Татарстан Республикасының “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында безнең институт өчен аеруча кыйммәт”, - диде ул.

Билгеле булганча, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Кырым фәнни үзәге 2014 елның июнендә ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән булдырылды. Фәнни үзәктә штатта 15 хезмәткәр эшли, шул исәптән 3 фән докторы һәм 6 фән кандидаты. Үзәк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше буларак Кырым татарлары һәм Кырым халыклары тарихын һәм мәдәниятен тикшерү, Кырым ярымутравының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау проблемаларын өйрәнү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International