Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге республика мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мисырга эшлекле сәфәр кыла. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, проректор Рөстәм Нургалеев Әл-Әзһәр университеты җитәкчесе, шәех Әхмәд Тайиб, Әл-Әзһәр университеты профессоры, доктор, шәех Ибраһим Сәлах Әл-Һөдһөд белән очраштылар.
Әлеге очрашуда дин әһелләре ислам мәгарифенә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикерләштеләр. Алар Россиядән Әл-Әзһәр университетына укучыларны бары тик Ислам мәгарифе советы юлламасы буенча гына кабул итү турында сөйләштеләр. Россия күләмендә эшли торган шушы советка сәяси фәннәр докторы Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.
Бездәге дини югары уку йортлары Әл-Әзһәр университетының сәнавия дәрәҗәсенә тигезләнәчәк, ягъни, бездә югары дини гыйлем алган кеше Әл-Әзһәрнең теләгән факультетына беренче курска укырга керә алачак. Моңа кадәр чит илдән килүчеләргә биредә башта башлангыч гыйлем алу мәҗбүри иде, дип хәбәр итәләр бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
Шулай ук ислам академиясен булдыруда Мисыр дин белгечләре белән хезмәттәшлек итү турында килешенгән. Чит илләрдә таралган татар дин галимнәренең борынгы кулъязмаларын эзләп бастыру эшендә Мисырның фәнни үзәге ярдәм итәчәк.
Мөфтинең Мисырга эшлекле сәфәре кысаларында очрашулары алга таба да көтелә.