Россиядә инвалидлар өчен Федераль мәгариф үзәге булдырыла

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте инвалидлар өчен Федераль мәгариф үзәге булдырачак. Методик үзәк сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, дип яза “Известия”. Проектның кураторы – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләргә белем алуга, шул исәптән урта һөнәри белем алуга, мөмкинлекләр булдыру дәүләтнең бу затларга карата сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булудан тыш, 2016-2020 елларда Мәгарифне үстерү федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруның да мөһим өлеше булып тора. Бүгенгә инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирү өчен кирәкле махсус институциональ, оештыру-идарә һәм психологик-педагогик шартларны билгеләү, нигезләү һәм тормышка ашыру проблемасы комплекслы хәл ителмәгән.

“Инклюзив белем бирү субъектларында инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирүне оештыру һәм методик шартлар булдыру максаты белән, хәзерге вакытта Федераль методик үзәк булдырыла”, – дип тәгаенләгәннәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта инвалидларның һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләрнең һөнәри белеме турында гомуми мәгълүмати база туплана, шул исәптән – башкарма хакимият органнары тарафыннан федераль норматив хокукый актлар таләпләрен гамәлгә ашыруда ачыкланган хилафлыклар турында мәгълүмат базасы. 

Төбәкләрдә эшли торган белем бирү оешмаларының инвалидларга урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри укыту өлкәсендә үзара багланышларын тәэмин итү буенча бердәм координацияләү үзәге юк. Шундый органны федераль белем бирү оешмасы базасында булдыру һәм аңа укыту учреждениеләре эшчәнлеген көйләү функциясен тапшыру күздә тотыла. Әмма кайсы белем бирү оешмасының координатор булачагы әлегә тәгаенләнми.

Профильле федераль үзәкнең төп функцияләренә норматив һәм оештыру-боеру документациясе әзерләү; база һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеген методик тәэмин итү; вебинарлар һәм семинарлар, квалификация күтәрү курслары уздыру; РФ субъектларының төбәк инклюзив урта һөнәри белем бирү системаларына ярдәм күрсәтүгә федераль субсидияләр алуга төбәкләрнең гаризаларын сайлауны (карауны) озату; инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәри осталык конкурслары оештыру, аларны озату һәм мониторинглау һ.б. керер дип күзаллана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International