Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Болгар ислам академиясе төзелеше проекты тәкъдим ителде.
Проектны «Татинвестгражданпроект» ДУП, үзәк дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып, эшләгән. Аның турында генераль директоры Гадел Хөснетдинов хәбәр итте.
Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак.
Болгар ислам академиясен төзү урынында истәлек ташын 2016 елның 21 маенда - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителгән көнне салачаклар.
Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президенты департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең ислам мәгарифе буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.