Татарстанның Яшел Үзән районындагы “Родина” мәдәният сараенда кичә “Яшьләр һәм дин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Чараны Яшел Үзән муниципаль районының яшьләр парламанты оештырды.
Түгәрәк өстәлдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, православие дине вәкилләре, мөгаллимнәр һәм журналистлар катнашты.
Чакырылган кунаклар яшьләр белән уртага салып Аллаһка ышану, рухи үсешнең баскычлары турында сөйләште һәм яшь буынның күп санлы сорауларына җавап бирде.
Нияз хәзрәт Сабиров үзенең чыгышында яшьләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, замана яшьләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Аерым алганда, җәмгыятьтә наркомания, алкоголизм, үз-үзеңә кул салу кебек тискәре күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны хәл итүдә дини тәрбиянең тоткан урынын аңлатты, диелә ТРМДН хәбәрендә.