Кичә, 27 мартта, Мәскәү җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале уздырылды. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, “Зәкәт” хәйрия фонды ярдәме белән, беренче мәртәбә оештырылды.
Фестиваль ишекләре теләге булган һәркемгә, диненә, милләтенә һәм яшенә карамастан, ачык булды. Аның кысаларында иң элек Коръән уку буенча балалар конкурсы үткәрелде. Анда төп җиңүче дип 5 яшьлек Абдулвәлия Сәидова табылды.
Параллель рәвештә , конференц-залда Коръәннең фәнни феномены буенча Бөтендөнья комиссиясе галимнәре катнашында студентлар конференциясе уздырылды. Анда ислам гыйлеме өлкәсендә дөньякүләм танылган белгеч, Мисырдагы Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме Хәмделла Сафти мәртәбәле кунак буларак катнашты. Конференциядә катнашучылар “XXI гасырда Коръәнне өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре” дигән темага чыгыш ясады.
“Мәчетләр – Аллаһ йортлары/“Мечети — Божьи храмы” Бөтенроссия шигырь конкурсы лауреатларын бүләкләү Коръән фестиваленең төп вакыйгаларыннан берсе булды. Мәскәү җәмигъ мәчете турындагы шигырь авторына диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Чара кысаларында Кытай хаттаты Абу Бакра Ма Вей Вей фестиваль кунакларын каллиграфия серләренә төшендерде. Моннан тыш, шәмаилләр, “Коръәннән илһамландырылган” дип аталган китап күргәзмәләре, исламда гыйбадәт кылу нигезләренә багышланган “1 сәгатьтә намаз” интерактив программасы эшләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: оештыручылар кунакларга уңайлы булсын дип тырышкан: аларны бөтен җирдә волонтерлар каршы алып, озатып йөрде.
Төп залда Шамил Аләутдиновның “Священный Коран. Смыслы”, Фәрит Әсәдуллинның “Мир Ислама в общественно-культурном пространстве Москвы”, С. Мурат һәм У. Читтикның “Мировоззрение ислама” китаплары презентацияләнде, шулай ук Әл-Әзһәр академиясе чыгарылышы һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Коръән феномены турында лекция укыды. Шунда ук Изге Коръәнне революциягә кадәр, совет һәм яңа Россия тарихы чорында өйрәнүнең фәнни традицияләре турында бәян иткән фильм күрсәтелде.
Фестиваль Коръәнне оста итеп уку белән төгәлләнде, дип хәбәр итә Мәскәү җәмигъ мәчете матбугат хезмәте.