Имамнар өчен нәшер ителә торган “Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

 Басманың төп өлешен имамнарга тәкъдим ителгән 13 вәгазь алып тора. “Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре”, “Бәхетле гаилә – җирдә җәнәтнең чагылышы”, “Сабырлык хикмәте”, “Бөек Ватан сугышында вафат булган ата-бабаларыбыз хөкеме” һәм башка вәгазьләр урнаштырылган. Мөбарәк шәгъбан һәм рамазан айларына багышланганнары да бар.

Альманахта бәхәсле сорауларга да җавап табарга мөмкин. Әйтик, яланаяк килеш намаз уку дөресме? Ислам динендә фиктив никах рөхсәт ителәме? Экстрасенслар сүзенә ышаныргамы? Менә шундый көндәлек тормышта туа торган сорауларга дини күзлектән чыгып төпле җаваплар бирелгән. Болардан тыш, басма мәчет, йокы, төрле гамәлләр кылу әдәпләре хакында нәсихәтләр җиткерә.

“Татар дин галимнәре” рубрикасында Сөнгатулла Бикбулатов тормышы белән танышырга мөмкин. “Мирас” сәхифәсе исә апрель аенда туган бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган. Биредә шагыйрь иҗатына кагылышлы мәкаләләр урын алган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 15-35 яшьлекләр арасында “Яшь вәгазьче» дип аталган беренче республика конкурсын уздырган иде. Ул башта мөхтәсибәтләрдә үткәрелеп, йомгаклау туры исә Казандагы Галиев мәчетендә узды. Альманахның бу санында әлеге конкурста катнашкан яшь вәгазьчеләрнең язмаларына да урын бирелгән.

Альманах республикабыз имамнары өчен дини эшләрне алып баруда бер кулланма булып тора. Ә имамнар арасында төрле яшьтәгеләр бар, шуңа күрә, басманы нәшер иткәндә, әлеге үзенчәлек тә искә алынып, укырга уңайлы булсын дип, шрифтлар булдыра алганча зуррак итеп сайланган.

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер чыга, диелә ТРМДН хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International