Ике республика мөселманнары спартакиадада көч сынашты

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Баулыдагы "Универсальный" спорт залында Башкортстан Республикасы мөселманнарының беренче спартакиадасы үтте. Чараны Башкортстан мөселманнары оештыруына карамастан, анда Татарстанның Баулы шәһәре һәм Ютазы һәм Уруссу бистәләре мөселманнары да катнашты.

Мөселман спортчылары мини-футбол, кул көрәштерү, аркан тартышу буенча көч сынашты.

Баулы шәһәре командасы мини-футболда ярышларның финал өлешенә үтте, әмма Туймазы командасы көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Аркан тартышуда баулылар өченче урынны яулады, ә кул көрәштерүдә иң көчле итеп Илмир Сабиров табылды, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International