Яр Чаллыда VIII Бөтенроссия мөселман яшьләре турниры була

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

16 апрельдә Яр Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләренең көрәш һәм кул көрәше буенча VIII Бөтенроссия турниры була. Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: ярышларда намазны даими укый торган яшьләр генә катнашырга хокуклы. Шуңа, үлчәнчегә кадәр, аларның исламның икенче баганасы кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү – тест үткәрү күздә тотыла. Катнашучыларның спорт формасы һәм түбәтәй киеп килүе шарт.

Быел көрәш буенча турнир 5 авырлык категорияләрендә үткәрелә: 65кг; 75кг; 85кг; 95кг һәм 95тән авыррак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр, ә җиңүче командага ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогы тапшыру күздә тотыла. Батырлар арасында жирәбә салынып, уңыш елмайганына төп бүләк – хаҗга юллама каралган.
Турнирда катнашуга теләге булган һәркем, шул исәптән мөселман уку йортлары студентлары, чакырыла, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International