16 март көнне төштән соң V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныделегатлары эшен 3 секциядә уздырды.
Аерым алганда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә аларның берсе - "Җир эшкәртү" (җир эшкәртү, яшелчәчелек, бакчачылык) секциясе эшләде. Бу фикер алышу җыелышын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм «Бөтенроссия татар авыллары»иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов алып барды, дип ачыклык кертелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хәбәрендә.
Беренче булып сүз алган Илдус Габдрахманов Татарстанның агросәнәгать комплексының бүгенге хәле, үсеш перспективалары белән таныштырды, Россия төбәкләреннән килгән авыл эшмәкәрләрен хезмәттәшлеккә чакырды.
Рәшит Сәнҗапов исә мондый җыеннарның әһәмияте зур булуын ассызыклады. Авыл эшмәкәрләрен үз туган ягы Чувашстандагы татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнергә, кулланып карарга чакырды. Анда Интернет челтәрендә авыл тарихи, бүгенгесен яктырткан сайтлар булдыруны киң таралышта. Шунда ук игъланнар, реклама да урнаштырыла икән.
Пермь крае Барда районы Үдик авылыннан фермер Рамил Ибраһимов сүзен артык сузып тормастан, үзләренең район телевидениесе төшергән сюжетны тәкъдим итте. Ирле-хатынлы Ибраһимовлар шактый зур хуҗалык тоталар, бәрәңге, ашлык үстерәләр. Иң күркәме — үз авылы халкына гына түгел, күрше-тирәләргә дә эш бирәләр.
Марий Элдагы Медведево районы хакимият башлыгы Даил Шаһиәхмәтов үзләрендә генә түгел, киң татар дөньясында да танылган кеше. Ул чыгыш ясаган саен авырткан проблеманы гына күтәреп калмый, аны чишү юлларын да барлый. Үткән җыеннарның берсендә ул эшсезлектән һәм чарасызлыктан татар авылларыннан халыкның күпләп шәһәрләргә китүне борчылып сөйләде, быелгы чыгышы шулай ук үтә әһәмиятле проблема авыл җирлеген социаль яктан үстерү өчен грантлар, субсидияләр алу тәҗрибәсе турында иде.
Секциядә Удмуртиядән килгән эшмәкәр Фәрит Халитов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Тукай районы фермерлар бердәмлеге җитәкчесе Минталип Миңнеханов чыгышлары тыңланды.
Шактый кызыклы чыгышлардан сораулар бирелде, тәкъдимнәр кертелде, cекциянең резолюциясе кабул ителде, дип хәбәр итә БТК БК матбугат хезмәте.