V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының «Һөнәрчелек» секциясе утырышы булды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

16 март көнне төштән соң Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары эшләрен 3 секциядә http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/03/16/119060/ җибәрделәр.

Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында «Һөнәрчелек (һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык) секциясе эшләде. Аның эшен алып барган татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәчесе Кадрия Идрисова сәламләү сүзендә мондый җыеннарның бишенче мәртәбә үтүен, авыл эшмәкәрләренең авыл җирлегендә кешеләрне эш белән тәэмин итү социаль бурычын үтәүләрен искәртте. Биредә һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең җыелуына ишарәләп, утырышка бу юнәлешләрдә эшләүче дәүләт оешмаларының җитәкчеләре чакырылуын һәм, шушы форсаттан файдаланып, кызыксындырган сорауларны бирергә, фикер алышырга өндәде.

Татарстанның балыкчылык хуҗалыгы оешмалар берләшмәсе (“Татрыбхоз”) җитәкчесе Хәйдәр Гарифуллин республикада балыкчылык торышы, үсеш перспективалары турында сөйләде.

Казан шәһәре умартачылык идарәсе генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин үз тармагындагы хәлләр белән таныштырды.

Татарстанның сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсеп үсеше үзәге генераль директоры Нури Мустафаев чыгышы да зур кызыксыну уятты, чөнки татар халкы элек-электән һөнәрчелеккә осталыгы белән дан тоткан.

Татарстанның Азнакай районындагы Буралы авылы эшмәкәре Фәридә Шәйдуллина сөйләп кенә калмады, үзенең продукциясе — баллы чәкчәге белән дә сыйлады. Оренбург өлкәсеннән шәхси эшмәкәр Галимулла Хөснуллин, шул ук өлкәдән шәл бәйләүче ширкәт җитәкчесе Альбина Әбсәләмова, Пермь краеннан татар бизәкле келәмнәр тукучы Эльмира Галимуллина чыгышлары зал тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Секция эш ахырында фикерләр туплап, резолюция әзерләде, диелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International