«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе була

2016 елның 1 апреле, җомга

12 апрельдә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителәчәк. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте оештырган әлеге бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат исәрләрен кабул итү (1 нче февральга кадәр), эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү (10 нчы февральдан 11 нче мартка кадәр) һәм зона этабы - Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрдә экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү (22 нче марттан 26 нчы мартка кадәр).

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, Татарстанның үзеннән һәм РФ субъектларының 14еннән 2877 хезмәт кабул ителгән: шигърият жанрында – 2267, проза – 573 һәм драматургия – 37 хезмәт. Эксперт төркеме читтән торып үткәрелгән I турда 300 хезмәтне сайлап алган булган. Аеруча Казан, Яр Чаллы, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәткән. Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортстан Республикасы, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Пермь крае укучылары да катнашкан.

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре 12 нче апрель билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International