Нәкъ менә шундый изге күңелле, безгә бик тә якын булган кешеләребез турында “Хатын-кызга мәхәббәт белән” дигән темага Питрәч муниципаль районының “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Ләйсән Минвазих кызы тәрбия сәгате үткәрде.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Баларның йөзләре шат. Чөнки алар бүген үзләренә бик тә якын, бик тә кадерле кеше турында сөйләшәләр. Тәрбияченең аналарга булган мәхәббәт, аның турында легенда сөйләве барсына да нык тәэсир итте.
Тәрбия сәгате барышында төрле тормыш ситуацияләре турында сөйләшеп күп кенә сорауларга җаваплар таптылар. Тәрбияләнүче балалар уен ярдәмендә үз әниләренең образларын төзеделәр, шулай ук әниләре турындагы сөйләделәр. Сөйләшү барышында баларның әниләрен никадәр нык яратулары ачыкланды.