Татарстанда кузаклы культуралар мәйданын арттырырга әзерләнәләр

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

“Сыерның сөте телендә” дисәләр дә, хикмәт телдә генә түгел, ә нәрсә белән һәм ничек тукландыруда. Моңа кадәр мөгезле эре терлектән зур күләмдә сөт саву һәм ит алу өчен бөртекле иген кулланылса, “Татарстан кыры” фәнни-тикшеренү институты галимнәре малларны кузаклы культуралар белән тукландыруның өстенлеген тагын бер кат раслады. Россиядә әйдәп баручы фәнни үзәкнең бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары бүлеге мөдире Александра Фадеева сүзләренә караганда, бу – заман таләбе. “Сыйфатлы сөт һәм ит алу өчен тукландыру рационында, иң беренче чиратта, аксым булырга тиеш. Аны исә борчак, ясмык, люпин, кытай борчагы (соя) һәм башка кузаклы культуралардан алырга була. Шуңа да республикада мондый төр культуралар мәйданнарын арттыру кирәк”,- ди галимә.

Татарстанда борчак моңа кадәр 60 мең гектар мәйданда игелсә, алга таба аны 100 мең гектарга кадәр җиткерү күздә тотыла. Александра Фадеева искәрткәнчә, хәтта сугыш һәм аннан соңгы еларда да борчак 90 мең гектар мәйданда игелгән. Кытай борчагы мәйданнарын да 5 мең гектардан 10 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар. “Дөрес, борчак һәм шуның ише игеннәр бик нәзберек культура санала. Мисал өчен, борчак озын сабаклы булып үсә һәм бик тиз авып, кузаклары ачылып, бөртекләренең күбесе коелып бетә иде. Кытай борчагы исә җылылыкны бик ярата һәм аның өлгерү срогы бик озын. Шуңа да институт белгечләре кузаклыларның яңа сортларын уйлап тапты. Безнең “Варис”, “Ватан”, “Казанец” , Кабан”, “Таң” сортлары инде дәүләт сынавын узып, үзләрен югары рентабельле борчак булуларын танытты”, - ди 37 ел гомерен фәнгә багышлаган галимә. Мондый сортлы борчак кыска сабаклы, аумый, егыла торган сортлары булса да, аларның кузаклары ачылмый икән. Александра Фадеева шулай ук, традицион культура – борчактан тыш, ясмык, кытай борчагы, люпин, ногыт кебек кузаклыларга бәяләмә бирде һәм аларны да игүнең өстенлекле якларын ачты. Галимнәр раслаганча, алар, аксымнан тыш, алыштыргысыз аминокислоталарга, аеруча лизинга бай булулары белән аерылып тора. Кузаклылырның әлеге өстенлекләрен күздә тотып, алдагы елларда терлекчелек продуктларын арттыру максатыннан, “Татарстан кыры” фәнни-тикшеренү институты тарафыннан махсус программа эшләнгән. Аның нигезендә, 3 юнәлеш буенча эш алып барылачак. Монда төп юнәлеш – борчак культурасын игү мәйданнарын арттыру һәм терлекләрне тукладыруда аны киң куллану. Борчактан тыш, ясмык, люпин, кытай борчагы кебек культураларны үстерүгә дә төп игътибар биреләчәк. Өченче юнәлеш исә, республика аграр тармагындагы максатчан эшләүче агрономнарны җыеп, аларны кузаклы культуралар игү буенча белемнәрен күтәрү. “Авыл хуҗалыгы буенча фәнни үзәктә мондый укулар башланды инде. Алар алдында галимнәребез генә түгел, инде шактый тәҗрибә туплаган практик агрономнар да чыгыш ясый. Шулардан узган укуларда Буа районының “Авангард” хуҗалыгы һәм “Агросила групп” ширкәтләре баш агрономнары үзләрендә борчак, Дега сортлы ак люпин, кытай борчагы игү буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты. Һөнәрдәшләренең мондый алдынгы тәҗрибәләре агрономнарда аеруча зур кызыксыну уятты”, - дип ассызыклый “Татарстан кыры” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров. Буадагы әлеге хуҗалык ел саен борчакның һәр тектарыннан 25-44 центнер уңыш алсалар, “Татарстан кыры” селекциясендәге “Миләүшә” сортлы кытай борчагы уңышын гектарына 18 центнерга кадәр җиткергәннәр, диелә журналист Солтан Гарифҗанов хәбәрендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International