Татарстанда авыл җирлекләренә грантлар бирү гамәлдә. Грант акчасы авыл җирлекләрендә тормыш тәэминаты объектларының матди-техник базасын ныгытуга, социаль инфраструктура объектларын рәткә китерүгә, торак пунктларда уңайлыклар булдыруга, шулай ук социаль әһәмияттәге башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотарга була. Грант акчасын максатчан тотмаган очракта, килешүне өзү һәм алган бюджет акчасын кире кайтару кебек андый хәлгә карата чара күрү каралган.
Кичә авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсының оештыру комитеты утырышы булып, анда конкурс 4 нче ел рәттән үткәрелүе һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүдә гамәли инструментларның берсенә әверелүе турында билгеләп үтелде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсеннән Тимур Әхмәтвәлиев һ.б.лар катнашындагы утырышны уздырган ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, үткәрелә башлаганнан бирле, конкурста республиканың 43 муниципаль районыннан 660 авыл җирлеге катнашып, 312се җиңеп чыкты һәм 1әр миллион сум күләмендә акча кулга төшерде, бүген 104 авыл җирлеге-миллионеры билгеле була, диде.
Шул хакта хәбәр биргән ТР Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәтеннән Надил Гыймадетдинов тәгаенләгәнчә, аерым алганда, быел 43 муниципаль берәмлектән 222 авыл җирлеге конкурста катнашырга гариза биргән булган. Конкурс эшләре исә 7 калыпка салып бәяләнгән, шуңа җирлектә даими яшәүчеләрнең еллык саны, җирлекнең кеше башына салым һәм салым булмаган керемнәре, 100 кешегә кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм ничә җинаять туры килүе, кеше башына шәхси торак төзү күләме, эре мөгезле терлекнең баш саны, каты өслекле юллар озынлыгы һ.б.лар керә. Әйтик, авыл җирлекләрендә 22 меңгә кадәр халкы яшәгән муниципаль берәмлекләр 2 грантка өмет итә ала, аннан күбрәк булса – 3 грантка. Әмма шунысы бар: җиңеп, грант алганнар конкурста алга таба 3 ел дәвамында катнаша алмый.
Грант отканнарны акчаның максатчан кулланылышын ТР Икътисад министрлыгы контрольга ала, грант алуга ирешкәннәр, киләсе елның 1 февраленә кадәр, әлеге министрлык алдында хисап тотарга тиеш була.