“Җырлап яшәве күпкә җиңелрәк”

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

- Көчең булганда нишләп эшләмәскә ди, мин һәрвакыт эшләдем, - диде Әминә апа, - пенсиягә чыккач та  эшсез утырмадым.

Аны туган көне белән  район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов котлады. Ул  ветеранга сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде. Шулай ук  район  үсешенә зур өлеш кертүе өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Әминә Низам кызы  гомер буе диярлек бухгалтер булып эшләгән. Башта Күн мәктәбендә, аннан соң авыл советында. Эшенә һәрвакыт җаваплы карый һәм яратып башкара.

- Җитәкчеләр яхшы иде.  Гомумән, тормыш юлымда һәрвакыт яхшы, изге күңелле кешеләр генә очрады, - ди Әминә апа.

Ул тумышы белән Күн авылыннан. Күп балалы гаиләдә туып-үскән. Алар гаиләдә җиде бала булган. Әмма бүгенге көндә бертуганнарының берсе дә исән түгел инде. Әминә апага кырыс сугыш елларын кичерергә туры килгән. Ул  кырда да эшләгән. Урман да кискән, окоп та казыган. Сугыштан соң ул  кияүгә чыккан.  Өч уллары туган. Тормыш җайланды, балалар үсеп бетте генә дигәндә әлеге гаиләгә зур кайгы килә -  аның ире гүр иясе була. Әминә апага бик авыр була, шулай да ул  алга таба яшәү өчен үзендә көч таба, балалары хакына икенче тапкыр кияүгә дә чыга.

- Мине Рифкатькә димләгәндә балалар зур иде инде. Мин ризалаштым. Ул яхшы кеше иде, - дип искә ала  Әминә Низам кызы.

Бүгенге көндә юбиляр  ялгызы яши, дөрес, балалары еш килеп йөри аның янына. Аларның һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Олы улы Илдус  Күндә яши, механизатор булып эшли. Рәис – Ижевскида яши. 26 ел  Эчке эшләр министрлыгында эшләгән, запастагы подполковник. Рөстәм  - Казанда яши, ул энергетик.

Алар юбилей көнендә әниләре янәшәсендә иде, барысы да аның белән горурланалар. Оныклары да әбиләрен бик нык яраталар. Аның җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар икән.

Еллар үзенекен итә, сәламәтлек какшый. Әминә апага көндәлек эшләрендә социаль хезмәткәр Халисә Сөнгатуллина ярдәм итә. Ул да юбилей көнендә аның янында иде.

- Мин аны күптәннән беләм. Ул бик тыныч кеше. Аннан беркайчан да начар сүз ишетмәссең. Аның янында көн саен диярлек булам. Аңа сәламәтлек, тынычлык, күңел көрлеге телим, - диде Халисә апа.

Әминә апа 15 ел “Яшь йөрәкләр” ансамблендә җырлаган. “Җырлап яшәве күпкә җиңелрәк”, - ди ул. Ул юбилей көнендә яшьлек елларын искә алып, яраткан җырларының берсен башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International