Быел гыйнвар-февраль айлары нәтиҗәләре буенча, республиканың авыл хуҗалыгы тармагының тулаем төбәк продукты 23,3 млрд сум тәшкил иткән, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, әлеге сан 2,3 процентка югарырак.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте һәм ТР парламентының “Татарстан Республикасында 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм сәүдә базарларын җайга салу” программасын контрольда тоту комиссиясенең уртак утырышында ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә соңгы 3 ай нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак һәм төбәк тулаем продукты якынча 3 процент тәшкил итәр дип көтелә.
Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан керәсе акчаның күләме 20 млрд сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бу узган елгыдан 10 процентка артыграк.
“Терлекчелек буенча I квартал нәтиҗәләре, февраль аенда коллегия утырышында куелган бурычларның үтәлешен күрсәтә. Шул вакыт эчендә 93,1 мең тонна сыер һәм кош ите җитештерелгән, 287 мең тонна сөт савып алынган”, - диде Марат Әхмәтов депутатлар каршында чыгыш ясаганда.
Татарстанда иң күп сөт җитештерүчеләр дип ул Балтач, Кукмара, Арча, Актаныш, Саба районнарын атады. Бу өлкәдә зур алга китеш шулай ук Әтнә районында сизелә. Алар быел 2,1 мең тонна сөт савып алган. Ә менә Әлмәт, Яңа Чишмә, Алексеевск, Чистай, Кама Тамагы, Баулыда, киресенчә, сөт күләме кискен кимегән.
Ит җитештерү буенча республикада югары технологияле комплекслар алгы рәтләрдә бара. Алар исемлегенә министр “Челны Бройлер”, “Ак Барс” кошчылык комплекслары, Сабаның “ТатМитАгро” һ.б. оешмаларны кертте.
Аграр тармак башлыгы сүзләренчә, Татарстанда сыер ите җитештерү бераз аксый. Бу юнәлештә шулай ук Балтач, Актаныш, Кукмара, Әтнә районнары беренче бара. Иң зур үсеш исә Минзәләдә сизелә: быел алар ит җитештерүне 153 тоннага арттырган. Әлки, Кайбыч, Әгерҗе, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсендә җитештерелгән ит күләме күпкә азайган.
Гомумән алганда, быелның 1 нче кварталында терлекчелек тармагыннан 16 млрд сум күләмендә табыш алу планлаштырыла.
“Без, өстәмә җитештерелгән продуктларга ихтыяҗ булуына ышанган очракта гына, аларның күләмен арттыра алабыз. Бу бигрәк тә кош һәм дуңгыз итенә кагыла. Күрәсең, халыкның бу ит сатып алу мөмкинлеге кими һәм, шуңа бәйле рәвештә, ит бәясе дә түбәнәя”, - дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.