Татарстанда ветеринария берләшмәләрен һәм хуҗалыкларын тикшереп, 30дан артык административ эш ачылган

2016 елның 16 апреле, шимбә

Россия территориясендә, Африка дуңгыз чумасы таралугы юл куймауга юнәлдерелгән чаралар кысаларында, агымдагы елның 1 кварталында Татарстанның дуңгызчылык продукцияләрен җитештерү, эшкәртү һм сату өлкәсендә мәшгуль 3 район дәүләт ветеринария берләшмәсе, 53 хуҗалык субъекты тикшерелгән, дип хәбәр итә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозу очракларын бетерү өчен күрсәтмәләр бирелгән, 32 административ хокук бозу турында эш ачылган, 107,5 мең сум күләмендә штраф салынган.

Идарә планнан тыш тикшерүләрне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International