ТР Хөкүмәтендә киңәшмәдә республиканың азык-төлек базарындагы хәл аныкланды

2016 елның 16 апреле, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика азык-төлек базарындагы хәл турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов бәян итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, диелә Президентның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Николай Титов билгеләп үткәнчә, республика икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларында оператив мониторинг күрсәткечләренә караганда, хәзерге вакытта 405 мең тонна ашлык, шул исәптән 138 мең тонна азык-төлеккә дигән ашлык бар.

Быел социаль төр икмәк пешерү өчен беренче сорт онны субсидияләү дәвам итә. Аграр министрлык җитәкчелеге вәкиле сүзләренчә, субсидияләр сыйфатында 40 млн сум каралган, аны социаль икмәк пешерү белән мәшгуль 70 тән артык предприятие алачак.

Быел беренче 2 айда 9,3 мең тонна эре мөгезле терлек һәм дуңгыз ите, субпродуктлары, шулай ук 23,5 мең тонна кош ите һәм субпродуктлары җитештерелгән. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, икътисадый кризис шартларында күпчелек гражданнар өчен кош ите куллану кулайрак, бәяләре дә былтыргы дәрәҗәдә калган.

Көн саен республиканың сөт эшкәртү предприятиеләрендә 2,8 мең тоннага якын сөт кабул ителә һәм 200дән артык исемдә сөт продукциясе җитештерелә. Николай Титов ассызыклаганча, бүген сөтнең сатып алу бәясе Татарстан буенча 21,30 сум/кг тәшкил итә, бу, өстәлгән бәяләрдән тыш, былтыргыдан 1 сумга артыграк.

Шул ук вакытта республикада халыктан сөт сатып алу бәяләрендә аерма зур. Балтач, Саба һәм Әтнә районнарында бу күрсәткеч – 1 кг-га 18 сум һәм аннан да артыграк, Буа, Ютазы, Әгерҗе һәм Азнакай районнарында - 15 сумнан да ким.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына бер атна эчендә мондый түбән бәяләрнең сәбәбе турында хәбәр итәргә һәм бу мәсьәләне чишү буенча конкрет тәкъдимнәр кертергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International