Татарстан агрономнары өчен язгы чәчүгә багышланган онлайн-семинарлар була

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 апрельдә 14.00 сәгатьтә «2016 елгы язгы чәчү эшләрен уздыру үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар үткәрелә. Анда кырларда дым каплату, язгы бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар чәчү үзенчәлекләре буенча фикер алышу булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге чарада катнашу өчен http://consult.kazgau.ru/ сылтамасы буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк.   Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.  

Шушы онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин булачак.  

Ведомство искәрткәнчә, төрле темаларга багышланган мондый вебинарлар һәр җомгада шушы елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.  Мисалга, 22 апрельдә шушы ук вакытта үткәреләчәге чәчүлекләрне карау буенча иртә яздагы эшләр турында була.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International