Әлмәттә «Каймак», «Казылык» һәм «Чәк-чәк» номинацияләре буенча фестиваль-конкурсның зона туры узачак

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

 «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә,  30 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә «Каймак», «Казылык» һәм «Чәк-чәк» номинацияләре буенча II Республика фестиваль-конкурсының зона турын уздыра.

Чарага ит һәм сөт продукцияләре, икмәк әйберләре һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр чакырыла.

Фестиваль программасында авыл агротуризмы мәйданчыкларын, конкурста катнашучыларның мәйданчыкларын карап чыгу, дегустация, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган номинантларны ачыклау, конкурслар, викториналар, музыкаль-мәгълүмати чаралар каралган, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игъланында.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International