Азнакайлылар быел да республикада беренчеләрдән булып чәчүгә төштеләр. Бүген иртән “Азнакай” АФ” җәмгыятенең Сәпәй авылы басуларында игеннәрнең уңуын теләп, җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрү районда матур гадәткә әйләнде, үзенчәлекле бәйрәм төсмере алды. Быел да Сәпәй авылы басуына муниципаль район, хуҗалыклар, ешма-предприятие җитәкчеләре, аксакал игенчеләр, авыл башлыклары бердәм булып җыелдылар. Әнис хәзрәт дога кылганнан соң, республика җитәкчеләре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аксакаллар игеннәрнең күкрәп уңуын, игенчеләребезнең армый-талмый эшләвен теләде.
Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмыйча, минутын да әрәм итмичә эшкә керешергә кирәк. Чәчүлек орлыклар җитәрлек һәм яхшы, 17 мең гектарда уҗымнар әйбәт кышлап чыкты, игенчеләребезнең кәефе әйбәт, тырышып, булсын дип эшлиләр. Һәр хуҗалыкта да эш кайный, тукландыру һәм тырмалау эшләре тәмамланып килә, чәчүдә катнашачак техника алгы сызыкка куелган. Бүгеннән Азнакай игенчеләре язгы чәчүгә кузгалачак, – ди авыл хуҗалагы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.
Төштән соң “Чатыр тау” хуҗалыгы басулары тракторлар гөрелтесенә күмелде, Уразай игенчеләр старт алды. Шушы көннәрдә үк барлык агропредприятиеләр дә язгы чәчүгә кузгалачак. Быел 58 мең гектарда бөртеклеләр, 20 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчеләчәк. Быел югары табышлы майлы культуралар чәчүгә аеруча игътибар биреләчәк, шул исәптән кукуруз 4,2 мең, майлы культуралар ( рапс, көнбагыш, соя, рыжик) 10,4 мең гектарда чәчеләчәк. Чәчүгә 13 мең тонна орлык кирәк булса, азнакайлылар аны артыгы белән 15 мең итеп салып куйганнар. Чәчүлек җиренең гектарына 32 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама кертелгән. Хуҗалыкларны ашлама белән тәэмин итү буенча районда әле дә ныклы эш бара, өстәмә мөмкинлекләр барлана. Һәр елдагыча, быел да яфрактан тукландыру кебек нәтиҗәле алымга зур игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә районның "Азнакаево" газетасы.