Сөт мини-фермалары төзү өчен субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

2016 елда, ким дигәндә, 5 сыер тотуга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар субсидияләр алырга мөмкин. Объект быел төзелә башлаган булырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыруга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән программа 2015 ел уртасыннан башлап гамәлгә ашырыла.  

Быел субсидия алуга гаризаларны 2016 елның 1 гыйнварына хуҗалыгында кимендә 3 баш сыеры булган һәм аларның санын тагын 5 башка арттырырга йөкләмә алган гражданнар бирә ала (кимендә 8 баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзү өчен). Кимендә 5 баш сыер тотуга исәпләнгән мини-ферма төзү өчен 2016 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкта  кимендә 2 сыер булырга һәм өстәмә рәвештә тагын 3 башка арттырылырга тиеш.  

Субсидия бер объект һәм бер хуҗалык өчен генә бер мәртәбә бирелә һәм җыелма смета исәп-хисапларында каралган смета хакыннан 70 проценттан артыграк була алмый.  

Кимендә 8 баш сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә субсидия күләменең чиге 200 мең сум тәшкил итә, кимендә 5 баш сыер тоту өчен - 100 мең сум.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International