«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул ителә. Быел бәйге 14тән 35 яшькә кадәр Россия гражданнары арасында үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта алты ел буена 10 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.
Быел конкурс түбәнгәдәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) тарихы"; "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) Web-сайты"; "Крестьян шәҗәрәләре"; "Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре"; "Минем хыялымдагы авыл"; «Авылга ышанабыз! Россия белән горурланабыз!» темасына социаль басма реклама"; «Авыл кинопробалары».
Конкурсның беренче этабы – гаризалар тапшыру – 2016 елның 20 маена кадәр уздырыла. Катнашу өчен гариза «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталының «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге аша электрон рәвештә бирелә.
Икенче этапка жюри тарафыннан конкурс эшләрен бәяләү, конкурс номинантларын билгеләү, Россия Федерациясенең берәр субъектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын әзерләү һәм уздыру керә, ул 2016 елның 20 маеннан 6 июненә кадәр барачак. Конкурс турында тулырак биредә белешергә була: http://www.nasledie-sela.ru/competition/mmr2016/