Кичә Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү базасында люпин үстерү технологиясе һәм Татарстан территориясендә аны җитештерү перспективалары буенча уку семинары узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (Брянск шәһәре) белән берлектә оештырылды.
Шул хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, семинарда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, “Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе”нең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Төп нотык белән «Люпин үстерү технологиясенең үзенчәлекләре һәм Татарстан Республикасында аны җитештерү перспективалары” темасына Бөтенроссия люпинны фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Александр Артюхов чыгыш ясады. Профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «ТатНИИСХ» учреждениесенең терлекчелек буенча фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров люпинны терлекчелектә азык итеп куллану турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Чара барышында терлекчелекне арзан үсемлек аксымы белән тәэмин итү проблемаларын комплекслы хәл итү, туфракның уңдырышлылыгын арттыру, җитештерүне арттыру һәм үсемлек аксымы нигезендә чит илләрдән кертелә торган продукцияне алмаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.