Казакъстанның Костанай делегациясе Татарстанның кошчылык фабрикасы эшчәнлеге белән танышты

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

 Казакъстанның Костанай өлкәсе делегациясе өлкә Хакиме Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендәге "Ак Барс" холдинг компаниясе составына кергән "Yaratelle" кошчылык фабрикасында булды. Аларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, ТРның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Кунаклар кошчылык фабрикасының эшчәнлеге белән танышты, яңа төзелгән төрләргә бүлү цехын карады, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. А.Мөхәмбәтов кошчылык фабрикасы эшен оештыру белән кызыксынды. 2015 елда предприятиедә 560 млн данә йомырка җитештерелгән, еллык табыш 2,3 млрд сум тәшкил иткән.

Казакъстанның Костанай өлкәсе делегациясенең Татарстанга сәфәре барышында икътисадның кайбер тармакларында республика тәҗрибәсе белән танышу каралган. "Ак Барс" кошчылык комплексының Лаеш филиалыннан тыш, "Казан" агросәнәгать паркы, Татарстан халыкларының Дуслык йорты, "Химград" технополисында һәм башка объектларда булу каралган.

Аерым алганда, Татарстан халыкларының Дуслык йортында ТР казакълар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашу ниятләнгән. Кич белән Архимед Мөхәмбәтовның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә. Моннан тыш, Костанай өлкәсе делегациясе "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ибн Фадлан сәяхәте" күргәзмәсен дә караячак, дип хәбәр итә ТРның Лаеш районы хакимияте матбугат хезмәте.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International