Бүгенге көндә Татарстанның 10 районында язгы чәчүгә чыктылар, болар: Нурлат, Зәй, Азнакай, Баулы, Аксубай, Чистай, Сарман, Апас, Арча һәм Яңа Чишмә районнары.
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Гомумән алганда, республикада язгы чәчү 4,2 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр 3,9 мең га мәйданда чәчелгән. Әлегә иң күбесе Нурлат (1141 га), Зәй (1100 га), Азнакай (610 га), Баулы (400 га) муниципаль районнарында чәчелгән.
Республика районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. Бүгенгә уҗым культураларына 146,3 мең га мәйданда (планның 25,6 проценты), ә күпьеллык үләннәргә 99,8 мең га мәйданда (20 проценты) өстәмә ашлама кертелгән.