Бүген Татарстан белән Казакъстан хезмәттәшлеге өчен барлык шартлар да булдырылган. Республикаларга алдынгы тәҗрибәләрен алмашу зарур. Казакъстан – Татарстанның әйдәп барган сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе (Казакъстан) Хакиме Архимед Мөхәмбәт белән Казан Кремлендә очрашуда әйтте.
Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәт җитәкчелегендәге Костанай өлкәсе делегациясе Татарстанга ике көнлек эш сәфәре кылуын билгеләп үтик.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Архимед Мөхәмбәтов 2012 елда Казанда булган, ул Актүбә өлкәсе делегациясен җитәкләгән.
«Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре белән кызыксынуыгызга шатмын. Без Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка ике арадагы тугандашлык багланышларын ныгытуда башкарган эшләре өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан белән Казакъстан арасындагы хезмәттәшлек актив үсә, 1996 елгы хезмәттәшлек турындагы килешү гамәлдә. Моннан тыш, Казанда Казакъстанның Генераль консуллыгы һәм Сәүдә вәкиллеге эшләп килә, Астанада Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли, Казан һәм Астана – тугандаш шәһәрләр. "Татарстанның Казакъстан белән тарихи уңай мөнәсәбәтләре урнашкан. Илләребез җитәкчеләре арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә. Республикабызга Казакъстанның төрле өлкәләреннән делегацияләр килеп китте, гомумән, шундый һәрбер очрашу безне якынайта", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан Казакъстан белән – Алматы һәм Астана белән турыдан-туры һава юллары аша бәйле.
Татарстан һәм казакъ коллегалары күп мәсьәләләр буенча тәҗрибә алмаша. Аерым алганда, 2014 елның сентябрендә Казакъстанда Татарстан көннәре югары дәрәҗәдә узды, Атырау шәһәрендә шул ук 2014 елның сентябрендә Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Атырау һәм Кызыл Урда өлкәләре белән килешү имзаланды.
2015 елның гыйнварында Астанада уртак эш төркеменең беренче утырышы узды, ул Татарстан белән Казакъстан арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне активлаштыру белән шөгыльләнәчәк, Казакъстан Премьер-министры Кәрим Мәсимовның 2015 елның февралендәге Татарстанга визиты йомгаклары буенча ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру эше алып барыла.
«Һәр очрашу йомгаклары буенча без ике яклы элемтәләрне ныгытуга чираттагы адымыбызны ясыйбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Казакъстан – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе».
Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген республикада 36 уртак предприятие эшли, Казакъстан территориясендә Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ», Казан вертолет заводы, «КЭР-холдинг», Яшел Үзәннең Горький ис. суднолар төзү заводы, Серго ис. завод һәм башка компанияләр актив эшчәнлек алып бара.
Ике як өчен дә файдалы тармаклардан Рөстәм Миңнеханов нефть химиясен, машиналар, автомобильләр, вертолетлар, суднолар төзүне, энергетиканы, авыл хуҗалыгын, мәгълүмати технологияләрне, инновацияләрне атады. «Төрле юнәлешләр буенча предприятиеләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез», - диде ул.
Мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек бик мөһим. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортларында Казакъстаннан 800 студент укуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан «Астана ЭКСПО-2017» бөтендөнья күргәзмәсен оештыру һәм уздыру тәҗрибәсен өйрәнергә тели.
Архимед Мөхәмбәтов, бүгенге очрашу – ике яклы бәйләнешнең ачык мисалы, тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә ярдәм итә, дип билгеләп үтте.
Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләре арасында ул агросәнәгать комплексындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән терлекчелектәге, шулай ук машина төзелешендәге һәм автокомпонентлар җитештерүдәге, кадрлар әзерләүдәге багланышларны атады.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Архимед Мөхәмбәтов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Костанай өлкәсенең үзара файдалы мәнфәгатьләре күп. «Костанай өлкәсе Россия төбәкләре белән чиктәш, – диде ул. – Без агросәнәгать комплексында, эшкәртү өлкәсендә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда хезмәттәшлек итәчәкбез. Сәнәгатьтәге мөмкинлекләрне җитди өйрәнергә кирәк, - диде Президент. - Алдагы визит безнең яктан булачак. Һәм без хезмәттәшлек өчен үзара файдалы юнәлешләрне эзләячәкбез».
Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 2017 елның Костанай өлкәсендәге Сабан туе бәйрәме уртак көч белән әзерләнәчәк.
Архимед Мөхәмбәтов журналистларга делегацияләренең бүген Татарстанның берничә объектында булуларын, шулардан берсе - Лаеш районындагы зур гына кош фабрикасында заманча технологияләр белән танышуларын әйтте. Анда көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерелә, безне аеруча хәләл продукция алу кызыксындырды, чөнки безнең ил халкы бүген шундый продукция куллана, һәм бу юнәлеш бзнең өчен мөһим, дип белдерде ул.
Костанай делегациясен шулай ук "Казан" агросәнәгать паркы зур кызыксыну тудырган. "Анда берьюлы берничә бурыч чишелә: кече бизнес үстерелә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең товары турыдан-туры сатыла. Ләкин иң мөһиме - эш урыннары булдыру һәм аларның сакланышы. Бу тәҗрибәне без өйрәнәчәкбез", - дип ышандырып әйтте ул. Кунакларны шулай ук автокомпонентлар эшләп чыгару, гаилә фермаларына һәм кече фермаларга микрокредит бирү һ.б. кызыксындырган. "Хәзер без индустриаль зона төзүгә керешәбез, анда автокомпонентлар эшләү буенча берничә завод урнаштырырга телибез, - диде А.Мөхәмбәтов. - Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип өметләнәм".