Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә язгы чәчү эшләре барышы мәсьәләсендә ачыклык кертте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм ашламалар кертү эше бөтен җирдә башланган. Бүгенгә 305 мең гектарга ашламалар кертелгән, бу - гомуми күләмнең өчтән бер өлеше. Бу эштә, чәчкечләрдән башка, тагын 32 самолет һәм 105 пневмоход катнаша. Уҗым һәм күпьеллык үләннәргә ашламалар кертү эшләре Зәй районында инде тәмамланган. Нурлат, Әлки, Сарман, Азнакай районнарында эшләр югары темпларда бара. Киләсе атнага тукландыру эшләре тәмамланыр дип күзаллана.
Республиканың кайбер районнарында сабан бодаен чәчү эшләре башланган. Барлыгы 1,8 млн гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, тулаем алганда, кырда эшләргә тиешле техниканың әзерлек дәрәҗәсе һәм урыннарда кәефләр начар түгел. Быел чәчү эшләренә былтыргыдан 5 көнгә алданрак керешелде. "Якын көннәрдә, технологияне гадиләштермәстән, җитештерүчәнлекнең югары дәрәҗәсенә ирешергә кирәк, - диде министр район башлыкларына мөрәҗәгать итеп. - Шытымнар дәррәү хәтфәләнсен өчен, орлыкларны дымлы туфракка салырга кирәк".