Татарстанда язгы чәчү 22 мең га мәйданда башкарылган

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның 19 районында язгы культураларны чәчү эшләре бара. 19 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, гомумән, республика буенча язгы чәчү 21,9 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр 18,2 мең га мәйданда чәчелгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Әлегә иң күбесе Нурлат (3907 га), Зәй (3800 га), Азнакай (2850 га) муниципаль районнарында чәчелгән.

Республика аграрийлары шикәр чөгендере чәчәргә кереште. Нурлат районында 680 гектарда бу культураны чәчү эшләре башкарылган, Зәйдә - 200 га, Аксубайда -123 га.

Республика районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. Бүгенгә уҗым культураларына 282,7 мең га мәйданда (планның 49 проценты), ә күпьеллык үләннәргә 169,5 мең га мәйданда (34 проценты) өстәмә ашлама кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International