“Шатлык” социаль приютында тәрбияләнуче балалар “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы “Хәерле Татарстан” Республика акциясе кысаларында мактаулы Рәсәй доноры, Батманова Светлана Васильевна белән таныштылар һәм аның белән аралаштылар. Светлана Валсильевна 40 ел Питрәч районы үзәк хастаханәсендә шәфкать тутуашы булып әшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялга чыккан. Кеше гомерен саклап калу әчен кан тапшыру изге эш дип саныйм – диде Светлана Васильевна. Балалар әчен бу очрашу бик кызыклы булды.