Татарстанда терлекләрне кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

 Быел 25 апрельдән 30 апрельгә кадәр республиканың 6 зонасында 2015-2016 еллар чорында терлекләрне кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Аларның максаты – ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренә терлекләр өчен сыйфатлы, көч өсти торган коры һәм сусыл азык әзерләү буенча технологик процессларны оештыруда ярдәм итү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм аның көндәшлеккә сәләтен арттыру, җитештерү темпларын, терлекләрнең баш санын саклап калуны һәм аларның үрчемен арттыру, җитештерелә торган терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшырту, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

25 апрельдә мондый чара Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында, 26 апрельдә Саба, 27апрельдә Балык Бистәсе, 28 апрельдә Зәй, 29 апрельдә Лениногорск, 30 апрельдә Аксубай муниципаль районнарында узачак.  

Семинарлар үткәрүдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе,«Элита» баш нәсел предпиятиесе» ААҖ, «Минзәлә нәсел предприятиесе» ААҖ, «Бөгелмә нәсел предприятиесе» ААҖ, «Потенциал» ҖЧҖ белгечләре һәм башкалар катнаша.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International