Республикада хәзергә сабан культурлары узган елдагыдан 136 мең гектарга күбрәк чәчелгән

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

28 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 150,1 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 8 процентны тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 14,1 мең га булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Иң күп мәйдан Зәй (15,3 мең га), Сарман (13,6 мең га), Чистай (10,2 мең га) муниципаль районнарында чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 114,4 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 11 процент (2015 елда - 12 мең га). Шул исәптән сабан бодае 13,5 мең  га  мәйданда чәчелгән, арпа - 76,4 мең  га (2015 елда - 10,1 мең га), солы - 17,5 мең  га (2015 елда - 1,9 мең га), борчак - 4,8 мең га, ашлыкка дигән кукуруз - 1,5 мең  га  мәйданда .

Рапс 0,4 мең  га мәйданда чәчелгән, көнбагыш - 6,8 мең  га.  

Шикәр чөгендере әлегә 7,4 мең  га мәйданны били.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International