“Шатлык” приютында эчке эшлер бүлеге кунаклары

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Приютының юрисконсультанты тәрбияләнүчеләргә аңлаешырлып итеп “Эчке эшләр бүлегенең” структуралары туранда тулырак итеп аңлатып китте. Соңыннан тормыштан алынган вакыйгаларны тәрбиялэнүчеләр сөйләп үттеләр, бигрәктә Иван исемле малай актив катнашып утырды.

13-15 яшьлек кызлар белән дә сөйләшү үткәрелде. Сөйләшүдә, кече яшьтән женси мөнәсәбәтләргә керергә юл куймаска икәнлеген искәртеп үттеләр.

Очрашу ахырында “Шатлык” приютының директоры Резеда Васыловна кунакларга мондый кызыклы, эчтәлекпе әңгәмәләре өчен рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International