Бүген, ягъни 30 апрель һәм 7 май көннәрендә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренең язгы сезонда соңгылары була.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта белдерә.
Ярминкәләр исә шәһәрнең 10 мәйданчыгында алып барыла:
Авиатөзелеш районында Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта,
Вахитов районында Достоевский һәм Волков урамнары чатында һәм К.Тинчурин урамы буенча урнашкан “Иске шәһәр” префектурасында,
Киров районында Краснококшай урамы, 152/2 адресы буенча “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында һәм Ильич ур., 1 адресы буенча “Тимер юлчылар” мәдәният сарае артында,
Мәскәү районында Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыда(“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория),
Яңа Савин районында Ямашев ур., 71а адресы буенча “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы парковка мәйданчыгында,
Идел буе районында Җиңү проспекты, 48а адресы буенча “Чулпан” мәдәният үзәге каршындагы мәйданда,
Совет районында Аграр урамы, 2 адресы буенча “Казан” агросәнәгать паркында һәм Липатов ур., 7 адресы буенча “Дерби” базарында.
Һава температурасы 15 градуска кадәр җылынган очракта тиз бозыла торган продукцияләрне сатуга чикләнеләү кертелә, дип кисәтә аграр министрлык.