КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасы составына археология һәм этнография кафедрасын кушу юлы белән аны зурайту турындагы карарны вузның Гыйльми советы кабул итәчәк.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков үткәргән матбугат конференциясендә шушы институт директоры Рамил Хәйретдинов белдерде. Аның сүзләренчә, бу аңлашылмаучанлык, аның ММЧ вәкилләре белән аралашырга яратмавы һәм аерым төшенчәләр буталу нәтиҗәсендә, килеп чыккан.
“Әлеге кафедраны ябу турындагы имеш-мимешләр, тикшерелмәгән мәгълүмат таралуда минем гаеп тә бар. Бу – минем эшләп җиткермәвем нәтиҗәсе. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ачыграк булырга кирәк”, – дип билгеләп үтте ул әлеге уңайдан.
Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, күп нәрсә КФУның Гыйльми советы карарына бәйле булачак.
“Кафедраны зурайту турында карар кабул ителсә, кушу процессы башланып, киләсе уку елының 1 сентябреннән КФУ структурасында үзгәрешләр булачак. Бу очракта сүз көчләрне берләштерү турында бара. Кафедраның атамасы буенча фикер алышулар үткәрелә. Вариант буларак татар халкын өйрәнү фәне, этнология һәм археология кафедрасы атамасы карала, башка вариантлар да бар”, – дип тәгаенләде ул.
Профессорлар-укытучылар составын кыскарту күздә тотылмый, дип ышандырып куйды институт директоры.
“Кушудан реаль файдалы эш кооэфициенты нинди булыр? Мәгълүм мәсәлдәге Аккош, Чуртан һәм Кысла кебек, төрле якларга тартмаслармы? Эш шунда ки: бүген көчләрне, белемнәрне берләштерүне таләп иткән программалар бар. Шул ук вакытта барысы да үзләренең куәтләрен тулысынча эшкә җигә ала”, – диде ул. Мисал буларак Болгарны һәм Зөяне торгызу кысаларында башкарыла торган эшне китерде.