Китапханә ишеген ачуга безне китапханәнең хуҗабикәсе Сәйфуллина Тәслимә Илдус кызы елмаеп, ачык йөз белән каршы алды.
Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры белән башланып китте.
“Кем миллионер булырга тели?” уены үткәрелде.Уен укучыларның белемен арттыру, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.
“Язлар безгә Тукай белән килә”дип аталган китап күргәзмәсе дә укучыларны битараф калдырмады.Шагыйрьнең үлемсез әсәрләре, фотоальбомнары, шигырьләренә язылган музыкаль әсәрләре, иҗади геройларына багышланган гамәли-сәнгать әсәрләре белән таныша алдылар.
Балаларга мондый информацион чаралар үткәрү отышлы: кызыклы да, исләрендә дә кала. Балалар китапханәдән шат күнел белән таралыштылар.