26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Авылыбыз мәдәният йортында шагыйрьгә 130 яшь тулу унаеннан әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә "Әкият"балалар бакчасына йөрүче балалар да катнашты. Каримова Ясминәгә 4 яшь кенә булуына да карамастан "Су анасы" шигырен бик оста итеп сөйләде. Балалар Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк" һәм башка шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичә бик күңелле узды, балаларга бүләккә китаплар тапшыргач, сабыйларның күңелләре тагы да күтәрелде, алар куана-куана бакчабызга юл тотты...