“Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар “Җиңү язы” республика акциясе кысаларында истәлекле урыннарннарда булдылар.

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Лидия Ивановна баларга һәйкәлләрнең тарихы турында сөйләде. Алар Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән питрәчлеләргә багышланган. Безнең якташларыбыз шәһәрләрне азат итүдә, илебезне фашистлардан саклауда катнашып Советлар Союзы геройлары исемнәренә лаек булганнар. Гаврилов Петр Михайловичка, Осипов Василий Ивановичка, Камалиев Галимҗан Камалиевичка “Җиңү паркында” һәйкәлләр куелган.

         Балалар батыр якташлары, аларның батырлыклары турында ишетү бик кызык булды. Без геройларыбызны һәм аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел. Алар безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International