2016 елның 6 маенда 10:30 сәгатьтә Питрәчнең ДОСААФ бинасы каршында автомобильләр ярышы башлана. Анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Сез дә читтә калмагыз!
Питрәчлеләр читтә калмаса, тагын бер матур хәтер акциясе булачак. Әлеге акциядә катнашу өчен һәм якташларыбызның батырлыклары хөрмәтенә багышланган Җиңү парадын матур һәм истәлекле итеп үткәрер өчен, бары тик парадка кызыл шарлар белән генә килергә кирәк.