Шулай ук, әлеге акция кысаларында, яшьләр Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары янында да булдылар, алар белән сугыш чорының авыр еллары турында һәм “Җиңү көнен мин ничек хәтерлим?” дигән темага сөйләштеләр. Аларны якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котладылар һәм булачак митингка чакырдылар.